«Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм» дәүләт программасын озайттылар. Бу карар рәсми хокукый мәгълүмат сайтында чыкты.
«Татарстан дәүләт программасын гамәлгә ашыру чоры» юлы «<...> II этап: 2024-2027 еллар» дип үзгәртелгән документта.
Беренче этап 2014 елдан 2023 елга кадәр дәвам итте. Аңа 269 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Икенче этапны финанслау күләме якынча 167,6 млрд сум тәшкил итәчәк.
Кушымта нигезендә, ярлылык дәрәҗәсе кебек критерий буенча максатчан күрсәткечләр киләсе елда республикада 5,2 процент тәшкил итәргә, ә икенче этап ахырына 4,8 процентка кадәр кимергә тиеш.