Якшәмбе, 28 июльдә, Татарстанда һава торышы начарлануы фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төнлә яшен, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил көтелә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә аның тизлеге секундына 15-18 метрны тәшкил итәргә мөмкин.