Минзәлә районында М7 трассасында ике фура бәрелешкән. Авария кичә, Степановка авылы янында булган. Бу турында «Татар-информ»га шаһитлар сөйләде.
Бер фураның йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган һәм аны чыгарырга коткаручылар килгән.
Шаһитлар сөйләгәнчә, ике йөртүче һәм пассажир имгәнгән. Авария урынында ашыгыч ярдәм табиблары эшләгән.