Казанда алты мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясала. Хәзерге вакытка эшләр 40 проценттан артыгракка тәмамланган, дип сөйләделәр ТР башкаласы мэриясендә.
Эшчеләр Яңа Савин районындагы 49 номерлы мәктәп (50 процент), Мәскәү районындагы 130 номерлы мәктәп (52 процент) һәм 2 номерлы лицей-интернат (57 процент) биналарының кабинетларын, нигезләрен, фасадларын, түбәләрен, коммуникацияләрен һәм башка элементларын яңарта.
Моннан тыш, Киров районындагы 8 номерлы мәктәпнең ике корпусы да яңартыла. Объектларда эшләр 40 һәм 60 процентка тәмамланган. Шул ук районда 57 номерлы мәктәп бинасының яртысыннан күбрәге ремонтланган — белгечләр фасадларны буйый, диварларны штукатурлый, спорт залының диварларын ремонтлауга әзерли. Кабинетларда электр монтажлау эшләре алып барыла.
Башкарма комитетта искәртүләренчә, мәгариф учреждениеләрен яңартуга 765 миллион сум юнәлтелгән. Моннан тыш, шәһәрнең 17 мәктәбендә ашханә блокларын ремонтлаячаклар, бу мәгариф учреждениеләрендә ашханәләрне яңарту программасын киләсе елда ук төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк.