Минзәлә районыннан Яков Бажанкин намус һәм батырлык белән Ватанны яклый. Шушы көннәрдә район башлыгы Айдар Сәлахов Яковка РФ Президенты исеменнән Батырлык ордены тапшырды. Әлеге бүләк хәрби хезмәткәргә махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Яков Алабугада туган. Гаиләсе Минзәлә районының Рус Караны авылына күченгәннән соң Николаев урта мәктәбендә укыган. Аннан соң механизатор, комбайнчы булып эшләгән. «Безнең гаилә зур, әнигә булышыр өчен, мин теләсә нинди эшкә алындым», — ди ул.
Армиядә вакытлы хезмәтне Елань шәһәрендә үтә. Дүрт ай укыганнан соң аны танк командиры вазифасына билгелиләр. Кече сержант дәрәҗәсен бирәләр.
Өлешчә мобилизация турында игълан ителгәннән соң Яков читтә кала алмаган, махсус хәрби операциягә киткән.
«Иң курыкканым — бу сугыш минем якыннарым һәм кадерле кешеләремә барып җитмәсен, гомумән безнең ил территориясенә кермәсен», – ди хәрби.
Яков Бажанкин хатыны Нина, өлкән кызы Елизавета һәм кечкенә кызы Маргарита турында ярату һәм горурлык белән сөйли. Гаилә – ул теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарлык дәрт бирә торган чыганак, дип саный ул.
Ул хәрби хәрәкәтләр зонасында төрле хәлләргә юлыккан. Хәрби бирем үтәгәндә җитди яраланган һәм аяксыз калган. Ярты ел дәвамында, 2023 елның мартыннан август аена кадәр, хәрби хезмәткәр Бурденко исемендәге госпитальдә дәваланган. Оренбургта аңа махсус протез ясаганнар. Хәзер ул протез ярдәмендә таяк һәм култык таягыннан башка йөри ала.
«Әлбәттә, башта авыр булды. Ләкин беренче тапкыр үзең йөри ала башлагач, барысы да мөмкин икәнлеген аңлыйсың. Иң мөһиме — рух төшенкелеккә бирелмәскә, үз көчеңә ышанырга», - дип саный хәрби.
Яков бүген гаиләсе янында өйдә. Үзе өйдә булмаганда шактый күп эш җыелган, дип бүлешә. Бүген ул дача ремонтлау белән шөгыльләнә.
«Анда, алгы сызыкта, хәрби иптәшләр дә, бертуган энекәшем дә калды. Ул да яраланган иде, ләкин хезмәт итүен дәвам итә. Туган йорттан еракта булганда без мәктәп укучыларыннан хатларны бик теләп укый идек. Якыннарыңның гына түгел, бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең дә сине өйдә көтүен белү бик рәхәт. Мин моны ничек аңлатырга белмим, зур рәхмәт аларга. Яшьләргә бер генә нәрсә әйтә алам: Туган илегезнең патриоты булыгыз һәм тормышның кадерен белегез», — дип киңәш бирде ул.
Материал Илсөяр Хәертдинова катнашында әзерләнде.