Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылында авариядә бер бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.
Алар сөйләгәнчә, квадроциклга утырган ике бала җиңел машина белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, балаларның берсе үлгән, икенчесен ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, квадроцикл рулендә 10 яшьлек бала булган. Икенчел юлдан чыкканда ул Kia машинасы белән бәрелешә. Квадроциклны йөрткән бала урында ук үлгән, аның 13 яшьлек пассажиры имгәнгән. Балаларның берсе дә мотошлем кимәгән булган.
Прокуратура тикшерү башлаган.