Быел БРИКС саммитына әзерлек һәм Казан федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Николай Лобачевский исемендәге китапханә артында яңа сквер төзү һәм Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Казан мэры Илсур Метшин Казан федераль университетында булды һәм күчмә киңәшмә барышында проектларны хуплады. Китапханә артында студентлар, укытучылар, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ял итү урыны – җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк. Университет проректоры Алмаз Мингулов сөйләвенчә, биредә кечкенә архитектура җиһазлары урнаштырылачак, түшәлгән таштан юллар салыначак, диелә хәбәрдә.
Илсур Метшин ял итү зонасын Ленин бакчасы белән берләштерергә мөмкин, дигән фикерне югары бәяләде. Ул яңа скверда өстәмә рәвештә куаклар һәм декоратив агачлар утыртырга тәкъдим итте, бу шәһәр халкына җәен эсседән яшеренергә һәм көзен матур табигать күренешен күзәтергә мөмкинлек тудырачак, шулай ук әлеге мәйданны койма белән әйләндереп алырга куштылар.
Университетның төп фасады каршындагы территорияне норматив хәлгә китерү буенча эш планлаштырылган, халык телендә аны «таба» («сковородка») дип атыйлар. Монда җәяүлеләр өчен плитәләр һәм түшәлгән таш алмаштырылачак, баскычлар тигезләнәчәк.
Шулай ук киңлек янында Нужин урамындагы транспорт юлын һәм төшү юлын ремонтлау буенча эшләр башкарылачак. Аерым алганда, Пушкин урамындагы 29 йортның тышкы ягы өлешчә яңартылачак: чыбыклар һ.б. яшереләчәк.
«Төп бина турында сөйләсәк, хәзерге вакытта төп корпуста төзекләндерү эшләре башланган. Тәрәзә, түбәләр яңартыла, шулай ук бинаның алгы ягыннан да, арткы ягыннан да фасадлар норматив хәлгә китерелә», – дип сөйләде Алмаз Мингулов.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.