3 һәм 4 августта Әлмәттә җәйге китап фестивале узачак. Әдәбият сөючеләр «Каракүз» скверында һәм «Әлмәт» үзәгендә очрашачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Кунаклар өчен китап ярминкәсе, альцияләр һәм дискуссияләр, Әлмәт һәм туган якны өйрәнү турында китаплар презентацияләре, мастер-класслар, шәһәр буенча экскурсияләр, копирайтинг һәм сценарий осталыгы буенча воркшоплар планлаштырылган, диелә хәбәрдә.