Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасына килгән. Биредә Татарстанлылар хәрбиләр белән очрашкан, аларның хәле турында сорашкан, туган якларыннан күчтәнәчләр тапшырган. Татарстан делегациясе шулай ук Рубежный шәһәрендә яшәүчеләр соравы буенча төзелеш материаллары алып килгән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
«Барлык район халкы, оешма, мәктәп, мәчетләр, авыл җирлекләре һәм иганәчеләргә ярдәм өчен зур рәхмәт. Хәрбиләр өчен барлыгы 75 посылка формалаштырылды һәм китерелде. Дүрт квадрокоптер сатып алынды һәм алып килеп бирелде. Гуманитар йөк составында «КамАЗ» өчен тәгәрмәчләр, су савытлары, сигез тонна ОСБ-панельләр, шифер, рубероид һәм башка күп нәрсәләр бар», - дип билгеләп үтә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров.
Район делегациясе Багыш авылыннан генерал-майор Рамил Ибәтуллин белән дә очрашкан. Сүз егетләргә ярдәм итү чаралары турында барган.
«Махсус хәрби операция зонасында безне Татарстан вице-премьеры, республика вәкиле Фәнил Әгълиуллин озата йөрде. Аңа зур рәхмәт», – дип хәбәр юллый җитәкчеләр махсус хәрби операция уздыру зонасыннан.
Хәрбиләр исә, рәхмәтләрен белдереп, видеоязма төшереп җибәргән һәм тиздән җиңү белән әйләнеп кайтырга вәгъдә иткән.