Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинга «Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесен тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Россия көненә багышланган тантаналы чарада Алексей Русских өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинны «Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» («За заслуги перед Ульяновской областью») дип аталган билге белән бүләкләгән.