15 июльдә Татарстанда иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган телемарафон узачак. Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары үткәрә.
Дистәләгән кунак контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре хакында сөйләячәк. Телемарафонга республиканың Әлмәт, Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск һ.б. шәһәрләрендә дә яшәүчеләрнең кушылуы көтелә, шулай ук хәбәрчеләрнең махсус операция зонасыннан репортажлары, «Безнең Геройлар» циклына кергән фильмнарның трансляциясе дә тәкъдим ителә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстанның исемле батальоннарына кергән хәрбиләр туры эфирда үз тарихларын сөйләячәк.
Моннан тыш, марафонга «Болгар радиосы» һәм башка телеканаллар да кушылырга ниятли.
Студиядә волонтерлар әзерләгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Анда дроннар, окоп шәмнәре, коры ашлар һ.б. белән танышырга мөмкин.
Марафонга шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм TNV.RU сайтында да кушылырга мөмкин.