Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында сыерлар арасында үткәрелгән матурлык бәйгесе фотоларын күрсәтте һәм республика халкын «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгына «Агроволга» күргәзмәсен карарга чакырды.
«Агроволга» күргәзмәсендә сыерлар арасында матурлык бәйгесе уза. Конкурсантлар күп итеп сөт тә бирә, нәзакәтлелеккә дә ия!»- дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
«Бөтен гаилә белән күргәзмәгә килегез! Бик кызык!» – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.