12 июльдә сәгать 10да Азнакай шәһәренең Тарсус паркында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй узачак. Бу хакта «Азнакай» сайтында Гөлнара Хафизова хәбәр итә.
Программада музыкаль чыгышлар, уеннар һәм бәйгеләр, күңелле ярышлар каралган.
«Һава торышына карап киенеп, үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз, дуслар!» – диелгән хәбәрдә.