Татарстан Республикасының Тукай районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Закиров билгеләнде. Мондый карарны бүгенге сессиядә район Советы депутатлары кабул итте.
Депутатлар шулай ук Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның вакытыннан алда отставкага китүен (бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде) кабул итте.
Ышаныч югалу сәбәпле муниципалитет җитәкчесен эштән азат итүне Тукай районы прокуроры Руслан Галиев таләп итте. Кулга алынган түрә үзен үз теләге белән эштән азат итүне сорады. Муниципаль депутатлар бүген ике документны да карады: прокурорның тәкъдимен һәм башлыкның гаризасын.
Тикшерү версиясе буенча, Фаил Камаев 2022 елда эшмәкәрдән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Әлеге сумма өчен район башлыгы фирмага төзелеш эшләрен башкаруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән. 19 апрельдә Чаллы шәһәр суды Камаевны тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде.
Рөстәм Илдус улы Закиров 1982 елның 25 гыйнварында Татар АССРның Зәй районында туган. 2004 елда Казан дәүләт педагогия университетын «тарих укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган.
2003-2007 елларда Иштирәк урта мәктәбендә (Тукай районы Иштирәк авылында) тарих укытучысы булып эшләгән. 2007 елдан 2016 елга кадәр Иштирәк авыл җирлеген җитәкләгән.
2016 елдан Татарстанның Тукай районы башлыгы урынбасары булып эшли. Шулай ук район Советы депутаты булып тора.