Төньяк Атлантик альянс яңа генераль секретарь итеп Нидерланд Премьер-министры вазифасыннан киткән Марк Рюттены билгеләгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Элегрәк Рютте өч айга ялга китәргә, ә аннан соң яңа вазифада эшкә керешергә ниятләве турында әйткән иде.
2014 елдан бирле альянсның генераль секретаре булган Йенс Столтенберг 2022 елның 1 октябрендә үк вазифасыннан азат ителергә тиеш иде, әмма оешмага керүче илләрнең лидерлары 2022 елның мартында аның мандатын 2023 елның 30 сентябренә кадәр озайтырга карар кылды. Моннан соң мандат тагын бер елга озайтылды. Нәтиҗәдә, Столтенбергның вәкаләтләре 2024 елның 1 октябрендә тәмамлана.