Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалар өчен ял оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк. Ул иртәгә, 26 июньдә, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кайнар линиягә мөрәҗәгать итеп, ата-аналар балалар өчен ял планлаштырганда очрашкан кыенлыклар, баланың лагерьдә килеп чыккан проблемалары, хәл ителми калган мәсьәләләр турында сөйли алачак. Шулай ук балалар өчен ял оештыруны яхшырту буенча тәкъдимнәр белән уртаклашырга мөмкин булачак.
Шалтыратулар +7(843)236-61-64, 236-61-24, 236-61-26 телефон номерлары буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр иттеләр балалар омбудсмены аппаратында.