Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсе һәм Telegram-каналында төбәк халкын ТАССР оешуга 104 ел тулу белән котлады.
«Безнең республика өчен истәлекле көн — 1920 елның 25 июнендә Татар АССРы игълан ителде», - дип искәртте ул.
«Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз!» – дип теләде ТР Рәисе, әлеге тарихи вакыйгага багышланган видеоязма урнаштырып.