Россия бокс җыелма командасы БРИКС Уеннарында 8 медаль яулады, шуларның икесе Татарстан Республикасы «Динамо»сын тәкъдим итүче спортчылар исәбендә.
Арча спортчысы Гөлүсә Галиева 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә БРИКС илләре Уеннарының бронза призеры булды. Ә Сергей Сергеев 75 килограммга кадәр үлчәмдә алтын медаль иясе. Финалда ул Джавохир Уматалиевны җиңде.
«Ярышларда Олимпия уеннары призерлары һәм чемпионнары катнашты, көндәшлек зур булуга карамастан, Татарстан боксчылары Россия җыелма командасының алтын һәм бронза медальләре санын арттыра алды. Бу яхшы нәтиҗә, әмма без Татарстан ике беренче урынны алыр дип көткән идек», - дип уртаклашты ТР Бокс федерациясе президенты һәм РФ Бокс федерациясе генераль сәркатибе урынбасары Сергей Игнатьев.
Шулай ук ул БРИКС Уеннарының бик кызыклы проект булуын билгеләп үтте. Хәтта бу ярышларда күзәтүчеләр һәм үз спортчылары булмаган илләр дә киләсе ярышларда катнашырга планлаштыра. Бу БРИКС Уеннары катнашучыларның географиясен киңәйтәчәге һәм үсәчәге турында сөйли.
«Ярышлар, хәтта сайлап алу ярышлары да тулы трибуна белән узды. Тамашачыларга аларның бокс белән кызыксынулары һәм Россия җыелма командасын актив җанатулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Сергей Игнатьев.