Ел саен уздырыла торган «Ак чәчәкләр - 2024» республика конкурсында «Ел табибы» номинациясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким җиңүче булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эвелина Киселева яза.
Зөлфия Ким - кардиология, функциональ диагностика һәм сәламәтлек саклауны оештыру буенча югары квалификацияле белгеч.
2010 елдан ул 7нче шәһәр хастаханәсендә эшли, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы доценты вазифасын били. 2001 елда Зөлфия Ким кардиология буенча медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклаган.
2017 елда аны Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы итеп билгелиләр, ә 2019 елдан ул республиканың кардиология хезмәтен җитәкли.