Амур өлкәсендә Robinson R-66 вертолеты һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматлар буенча, аның бортында 4 кеше булган. Бу хакта ТАСС Россия Тикшерү комитетының Транспортта Көнчыгыш төбәкара тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Эзләү-коткару операциясе һава судносы төшкән урынны табарга мөмкинлек биргән. Инцидент нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә ачыкланмаган һәм тикшерү органнары тарафыннан ачыклана.
Булган мәгълүматларга караганда, авария кичә, 20 июньдә, иртән була. Тикшерү органнары һәлакәткә бәйле җинаять эше кузгаткан. Аның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.