Кичә артист, язучы һәм режиссер Әхтәм Зарипов вафат булды. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина Әхмәт Зарипов турында хатирәләрен сөйләде.
«Мин телевидениегә эшкә урнашканда, Әхтәм абый баш режиссер булып эшли иде. Ул вакытта урамнарда татарча сөйләшергә ярамаган чорлар иде. Телевидение ишеген ачып керүгә, биредә барлык кеше дә татарча гына аралашты. Телевидение – татарның дәүләте иде. Әхтәм абый безнең әтиебез кебек булды: һәрвакыт киңәшләрен бирер, ярдәм итәр иде. Олпат шәхес. Татарның телен саклады, яклады. Күңеле тулганда, кабинетының ишеген ачып куяр иде. Нәкъ уртага утырып, гармунын уйнар иде», – дип искә ала Флюра Абдуллина.
Ул Әхтәм Зарипов белән аралашып торуын әйтте. «Шалтырата, хәлләрен сөйли иде. Мин дә вакытым булганда Әхтәм абыйга шалтыраттым, хәлен белергә тырыштым. Күңелдә Әхтәм абый белән бәйле бары тик якты хәтирәләр генә саклана. Тагын берсе хакында әйтми мөмкин түгел. Телевидениедә дүшәмбе көнне «летучка»лар уза иде. Рецензияне Әхтәм абый ясый, дигән көнне барлык телевидение хезмәткәрләре килә иде. Дөрес төгәл итеп рецензия ясый белде. Аның тәнкыйтенә беркем дә битараф калмагандыр дип уйлыйм», – диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
«Шулай бервакыт Әхтәм абый хаҗ сәфәренә юл алды. Безгә зәм-зәм суын алып кайтып эчерткән иде... Рәхмәт Сезгә, Әхтәм абый, Сез минем күңелемдә мәңге сакланачаксыз. Урыныгыз җәннәттә булсын», – диде Флюра Абдуллина.