Хәзерге вакытта Россиядә күп балалы гаиләләр өчен таныклыкларның бердәм формасы әзерләнә. Татарстан гаиләләренә, өченче бала дөньяга килгәч, ташламалар рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфирда шул хакта хәбәр итте.
«Ташламалар алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда бала туу турында таныклык бирү дә җитә. Әгәр гаиләнең керемнәре яшәү минимумыннан түбән булса, мондый гаилә социаль фонд линиясе буенча социаль ярдәм чараларына дәгъва итә, 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие рәсмиләштерә ала», - диде ул.
Татарстанның күп балалы гаиләләре төрле ярдәм чараларыннан файдалана. Бу - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия, алты яшькә кадәрге балаларга дару алу өчен субсидияләр һәм укучы балаларга транспортта йөргән өчен субсидияләр. Шулай ук Татарстанда тәрбиягә бала алган күп балалы гаиләләр социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Баласы булган һәм бала табарга җыенган гаиләләргә ярдәм итү өчен «Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә комплекслы ярдәм системасы эшли.