Татарстанда бозылган «Лобио» салатын ашаганнан соң ботулизмда шикләнелеп хастаханәгә озатылган кешеләр саны арта. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, кичә шундый симптомнар белән тагын бер пациент хастаханәгә салынган, шул рәвешле аларның гомуми саны унбишкә җиткән.
Элегрәк ботулизмның 14 ачыкланган очрагы хакында хәбәр ителгән иде, шуларның сигезе авыр хәлдә, ике пациент үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Барлык зыян күрүчеләрне дә Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, аларда Мәскәүнең «ЛОКАЛКИТЧЕН» ҖЧҖ компаниясендә җитештерелгән «Лобио из фасоли» салатын кулланганнан соң азык-төлек белән агулану симптомнары күзәтелгән.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, нәкъ менә шушы җитештерүченең продукциясе, Мәскәү шәһәрен һәм өлкәсен, Түбән Новгород өлкәсен дә кертеп, Россиянең берничә төбәгендә ботулизм таралуга сәбәпче булган.