Чаллыда узган Сабантуйда 90 меңнән артык кунак катнашты. Кичен ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашындагы концертта һәм бәйрәм салютында берьюлы 30 меңнән артык кеше булды. Әлеге мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев әйтте.
«Бәйрәмнең масштабы – шаккаткыч», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Чаллыда Сабантуй 15 июньдә узды. Бәйрәм программасы Гаилә елына һәм шәһәрнең 400 еллыгына багышланган иде.