Бүген Казанның Апанай мәчетендә дә Корбан гаете вәгазьдән, намаздан башланып китте. Иман йортының имам-хатыйб вазифаларын вакытлыча башкаручы Альберт хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, Корбан гаетендә мохтаҗларга ярдәм итү икеләтә саваплы гамәл.
«Корбан гаетендә, башка дини бәйрәм көннәрендә дә, гадәттә, мәчетләр янында хәер сорап утыручыларны күрәбез. Кайберләре хакында «бу әле эшләрлек» дип тә хөкем чыгарып куярга ашкыну да бар. Һәркемгә ярдәм итәргә кирәк. Аның хәлен белмибез бит. Корбан гаетендә хәер бирү — икеләтә саваплы», — диде Альберт хәзрәт Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Хәзрәт әйтүенчә, Корбан гаетенә Апанай Аллаһ йорты җитди әзерләнгән. Бүген әлеге мәчет ихатасында Корбанга сарык чалдыру мөмкинлеге дә бар.