Азнакай политехника техникумында чыгарылыш кичәсе узды. Быел техникумны 95 студент тәмамлаган. Алар арасында автомобильләр ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерлары, авыл хуҗалыгында техник-механиклар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, штукатур-буяучылар һ.б. бар. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.
Техникум иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Бәйрәмчә киенгән чыгарылыш студентлары, педагоглар, әти-әниләр һәм әлбәттә җитәкчеләр тантанага җыелды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тантаны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән чыгарылыш студентларын, укытучылар, әти-әниләрне бәйрәмнәре белән котлап изге теләкләрен җиткерде.
Биредә алынган һөнәрләрнең бүгенге көндә бик кирәкле булуын, аларны районыбыз оешма-предприятиеләрендә эшкә көтеп алуларын әйтте. Аның теләкләренә техникум җитәкчесе Роберт Хөснетдинов та кушылды һәм укытучылар, әти-әниләр, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган район җитәкчеләренә, студентлар практика узган оешма-предприятие җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Тантанада студентларның үз көче белән әзерләнгән концерт номерлары тәкъдим ителде.