Бүген, 15 июньдә, Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиевның туган көне. Аңа 68 яшь тулган булыр иде. Аны искә алырга үзе исемендәге ял паркында урнашкан түбәтәйле гармун ясалган истәлекле урынга якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, зәйлеләр килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев традицион искә алу чарасында чыгыш ясап, Ринат Фәрдиевны Зәй җирен үз итеп яраткан, киң күңелле кеше иде, дип белдерде.
«Ринат Шәехович район үсеше өчен зур көч куйган, зәйлеләргә уңай яшәү шартлары булдырырга тырышып хезмәт иткән кеше», - диде ул.