72нче аерым мотоукчылар бригадасы хәрби хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте.
Хәрбиләрне бүләкләү тантанасы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан алгы сызыкта узды.
«Сугышчыларны ташламыйбыз! Бердәмлектә безнең көч!» – дип язган Татарстан Рәисе хәбәрендә.