18 һәм 19 майда Йошкар-Ола шәһәрендәге Республика татар мәдәнияте үзәгендә бию буенча «Шома бас» VII Халыкара фестиваль — бәйгесе узачак. Бу хакта Республика татар мәдәнияте үзәге сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль-бәйге сәләтле һәм үзешчән коллективларның иҗади потенциалын эзләү һәм ачу, шулай ук халыкларның милли традицияләренә, музыкаль һәм бию мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.
Конкурста бию коллективлары, ансамбльләр һәм хореография номинациясендә ялгыз башкаручылар катнаша ала, диелә хәбәрдә.