Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Гарлит Байлен белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Кремлендә узган әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекне үстерү һәм икътисадның төрле тармакларында булган элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Игорь Гарлит Байлен Казанда беренче тапкыр. Филиппин делегациясе Татарстанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирында катнашу өчен килде.
Дипломат «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасының киң масштаблы булуын билгеләп үтте һәм Татарстанга хас милли кунакчыллыкка игътибар итте.
Казанга сәфәре барышында илче шулай ук Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгының бердәм презентация үзәгендә булды, анда республиканың инвестиция потенциалы белән танышты.
«Киләчәк уеннары» —физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны фиджитал концепциядә берләштерүче халыкара мультиспорт турниры. Беренче тапкыр оештырылучы уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2000нән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыша. Турнир Казанда 19 февральдән 3 мартка кадәр уза. Ярышларның рәсми ачылу тантанасы Россия Президенты Владимир Путин катнашында 21 февральдә узды.