Россия Президенты Владимир Путин традицион рәвештә Кремль фонында Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Чыгышны беренче булып Камчатка һәм Чукотка халкы карады, анда Мәскәү вакыты белән аерма плюс 9 сәгать тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, узган юлы, 2022 ел ахырында, дәүләт башлыгы россиялеләргә Ростов-Дондагы Көньяк хәрби округ штабыннан, махсус операциядә катнашучылар арасыннан торып мөрәҗәгать иткән иде.