Башкортстан татарлары конгрессының беренче рәисе, педагогика фәннәре докторы, профессор, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Эдуард Хәмитов вафат.
«Бөтендөнья татар конгрессы Эдуард Шәйхулла улы гаиләсенең, туганнарының һәм барлык милләттәшебезнең тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Мәрхүмнең урыны Җәннәттә булсын!», диелгән конгресс сайтында.