Торак-коммуналь хезмәт тарифлар соңгы тапкыр 2022 елның июлендә һәм декабрендә күтәрелде. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов сөйләде. Быел үзгәрешләр булмады, әмма квитанцияләрдә саннар декабрь башында аномаль салкын һава аркасында үзгәрергә мөмкин.
«Барысы да эш режимында, быел тарифларны беркем дә күтәрмәде, түләүләрдәге барлык саннар куллануга туры килә. Әгәр халык шикләнә икән, алар идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала, гомумйорт исәпкә алу приборы мәгълүматын сорарга мөмкин», - дип билгеләп үтте «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Романов шулай ук искә төшергәнчә, хезмәт күрсәтү оешмаларда үзләренең температура графиклары бар, ул бер айга алдан расланган. Торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре буенча сораулар нигездә иске торак фондта тузган коммуникация системалары һәм исәпләү приборлары аркасында барлыкка килә. Яңа йортларда бинада температураны көйләү мөмкинлеге бар, бу 20 процентка кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр тарифлары 2024 елның 1 июленнән генә планлы индексацияләнә. 2023 елда ул булмады.