Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Ярославльнең «Локомотив» командасына 3:1 исәбенә оттырды. Матч Ярославльдә узды.
Беренче периодның унберенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (0:1).
Икенче период голларсыз узды.
Өченче периодның бишенче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Локомотив» уенчысы Павел Красковский исәпне тигезләде (1:1). Сигезенче минутта Даниил Бут Ярославль командасын алга чыгарды (2:1). Уникенче минутта Ярослав Лихачёв гол кертте (3:1).
Командалар составы:
«Локомотив»
«Ак Барс»
«Ак Барс»ның киләсе уены Омск шәһәрендә узачак. «Северсталь» командасына каршы матч 19 декабрьдә 16:30 сәгатьтә башлана.
Киләсе уен 12 көннән соң гына була, Континенталь хоккей лигасындагы әлеге паузаның сәбәпләре – 9-10 декабрь көннәрендә оештырылачак Йолдызлар матчы һәм 14-17 декабрьдә узачак Беренче канал Кубогы өчен ярышлар.