«Беренчеләр хәрәкәте» күзәтчелек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин балачактагы хатирәләре белән уртаклашты.
«Миннән балачак хатирәләре турында сорадылар. Минем өчен көтелмәгән сорау. Башыма беренче килгән әйбер - әни мине почмакка бастырды. Гафу үтенәсеңме, юкмы, дип сорады», - дип искә төшерде ул һәм вакыйганың татулашу белән тәмамлануын әйтте.
Ана мәхәббәте һәрберебезне гомер буе озата бара, дип нәтиҗә ясады Путин. «Менә бу тәрбия инде», - дип йомгаклады ул.