84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Наилә Гәрәева белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була (К.Насыйри урамы, 17).