"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Ул чыгышы белән Татарстанның Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар.