Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Тольятти шәһәренең «Лада» командасына 2:3 исәбенә җиңелде. Матч Тольяттида узды.
«Ак Барс» бу сезонда Тольятти командасына инде бер тапкыр оттырган иде.
Бүгенге матч Казан командасы сакчысы Константин Лучевников өчен Континенталь хоккей лигасында 100нчесе булды.
Беренче период. Бишенче минутта «Лада» һөҗүмчесе Сергей Шумаков гол кертте (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Семёнов исәпне тигезли алды (1:1).
Икенче период. Җиденче минутта, шулай ук «Ак Барс» күпчелеге вакытында, команда капитаны Александр Радулов гол кертте (1:2). Унөченче минутта, «Ак Барс»ның ике уенчысы штрафчылар эскәмиясендә утырганда, Тольятти командасы исәпне үзгәртте, голны Дмитрий Кугрышев кертте (2:2).
Өченче период. Дүртенче минутта «Лада» һөҗүмчесе Трой Джозевс гол кертте (3:2).
Командалар составы:
«Лада»
«Ак Барс»
«Ак Барс»ның киләсе уены Магнитогорск шәһәрендә узачак. «Металлург» – «Ак Барс» матчы 11 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә башлана.