«Газпром» Россиядә алдагы кышны температура дәрәҗәсе ягыннан 2022 елдагы кебек үк булыр дип көтә. Әлеге белдерүне холдинг башлыгы урынбасары Виталий Маркелов ясады. Ул бу сүзләрне Санкт-Петербургта узган Халыкара газ форумында яңгыратты.
Һава торышы буенча көтелгән фаразларны спикер идарәдә игълан итте, дип яза ТАСС. Бернинди дә кардиналь үзгәрешләр булмаячак, дип ышандыра Маркелов. Аерма «плюс-минус» бер градус тәшкил итәчәк. Башкача әйткәндә, россиялеләрне узган елгы кебек үк кыш көтә.
Шунысын да өстәргә кирәк, «Россия газ гиганты» җитәкчесе Алексей Миллер элегрәк 2023-2024 елларның көзе һәм кышына Россиядә газ запаслары рекордлы күләмгә — 72,8 млрд куб.м. га җитә дип белдергән иде. План кысаларында каралган профилактика эшләре «Газпром» тарафыннан башкарылган.