1-6 ноябрьдә Тинчурин театры «Татарстан радиосы» белән берлектә «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект оештыра. Бер атна дәвамында «Татарстан радиосы»нда театр белән бәйле тапшырулар чыгачак. Проект Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
«Махсус проект барышында Тинчурин театры бинасында күчмә радиостанция урнаштырылачак. Шулай итеп, 6 ноябрьдә 13.10 сәгатьтә Тинчурин театры бинасыннан туры эфир оештырыла. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
«Татарстан радиосы» тарихы Тинчурин театры белән дә бәйле. «Татарстан радиосы»ның беренче тапшыруы эфирга 1927 елның 7 ноябрендә чыга. 1927-1930 нчы елларда радио Татар драма театры (хәзер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) белән бер бинада урнаша, диелә хәбәрдә.
«Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» проекты барышында түбәндәге тапшырулар булачак (телерадиокомпаниядәге эфирлар):