Ел башыннан Татарстан башкаласында юлларның авария еш була торган начар хәлдәге 75 участогы иминләштерелгән, аларда барлыгы 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
«Каралган төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды, ә планлаштырылган проект-смета документациясен эшләү 30 декабрьгә кадәр тәмамланачак», — дип хәбәр итте докладчы.
Аеруча авария хәлендәге участоклар арасында Куляжев Татарстан һәм Сульяк-Болак, Вишневский һәм Достоевский, Декабристлар һәм Гагарин, Маршал Чуйков һәм Адоратский урамнары киселешләрен искә ала.
Аерым алганда, җитәкче сүзләренчә, подрядчылар юл билгеләре, барьерлы коймалар, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырган, яктырту челтәрләре төзегән, билгеләр һәм тавыш полосалары ясаган.
Болардан тыш, начар күрүче кешеләрнең иминлеге өчен Казанның 33 светофорында тавыш хәбәрләре белән «Триоль» системасы урнаштырылган, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда милли проект ярдәмендә 12 юл участогы ремонтланганлыгын хәбәр иткән иде.