Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов үз вазифасыннан киткән. Түрә бу вазифадан үз теләге белән киткән. Әмма киләчәккә планнары турында әлегә сөйләмәгән. «Татар-информ»га бу хакта матбугат хезмәте җитәкчесе Яна Комарова-Аникова сөйләде.
«Кичә аның соңгы эш көне булды. Ул эштән үз теләге белән китте. Бу үзгәрешләр белән бәйле түгел. Бу — аның шәхси карары», — дип төгәллек кертә агентлык әңгәмәдәше.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Ленар Зарипов Түбән Кама районы башкарма комитетының икътисади фаразлау, транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли. Соңрак транспорт бүлеген җитәкли. Шуннан соң Менделеевскида эшли һәм 2022 елда кабат шәһәр башкарма комитетына кайта, анда кичәге көнгә кадәр хезмәт куя.
Исегезгә төшерәбез, 16 октябрьдә Түбән Камада берничә вазифага яңа җитәкчеләр билгеләнде. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Рамил Муллин берьюлы дүрт яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Илдар Рамазанов билгеләнгән. Максим Парамонов — торак-коммуналь тармак өчен җаваплы. Баш архитектор итеп Ольга Никитина, ә район башкарма комитетының инвестиция проектларын алып бару буенча бүлек башлыгы итеп Линар Тимергалиев билгеләнгән.