Актанышның Куян авылы ханымнары махсус хәрби операциядәгеләргә окоп шәмнәре ясаган. Бу хакта «Актаныш» сайтында клуб мөдире Роза Хәбетдинова сүзләренә сылтама белән хәбәр ителә.
Куян авылыннан махсус хәрби операциядә Булат Хөсәенов катнаша. Ничек тә Булатның гаиләсенә килгән авырлыкны җиңеләйтәсе килү теләге барлык авылдашларны берләштергән, Хөсәеновларга төрлечә ярдәм итәргә тырышалар.
– Без махсус хәрби операциядәгеләргә кулыбыздан килгәнчә булышабыз. Токмач җәеп, кисеп куйдык. Бергәләп окоп шәмнәре ясадык. Дөньялар тизрәк тынычланып, хәрбиләр җиңү яулап, туган нигезләренә барысы ди исән-сау кайтсыннар! - диде Роза Хәбетдинова.