Соңгы вакытта 38 мең кеше Россия Кораллы көчләрендә үз теләге белән хезмәт итәргә теләк белдергән. Бүген саклану министры Сергей Шойгу шул хакта хәбәр итте.
«Тулаем алганда, барлык юнәлешләрдә дә актив планлы эш алып барыла», - дип искәртте ул.
Министр сүзләренчә, Кораллы көчләргә югары мотивацияле, хәрби бурычларны үтәргә әзер булган кешеләр килә. Кемнеңдер хәрби тәҗрибәсе бар, чөнки үз теләге белән хезмәт итүчеләрнең күбесе, ярты еллык контрактын төгәлләп, икенче тапкыр әйләнеп кайта, хәтта өченче мәртәбә кире кайтучылар да бар.
«Әгәр контрактчыларга әйләнеп кайтсак, бездә, Генераль штаб карар кылганча, һәр берләшмә буенча резерв полклары формалаштырылган. Бүген бездә тугыз резерв полкы бар, алар хәрби әзерлек уза һәм табигый, даими рәвештә тулыланып тора», - дип искәртте хәрби ведомство башлыгы.