Россия Президенты Владимир Путинның Кыргызстанга эш сәфәренә Кремльдә әзерлек бара. Сәфәр датасы инде билгеләнгән. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
«Кыргызстанга сәфәр датасы билгеләнде, әзерлек бара. Без аны да үз вакытында игълан итәрбез», — дип Кремль вәкиле сүзләрен китерә РИА Новости.
Элегрәк Кыргызстан Хөкүмәте рәисе Акылбәк Җаппаров Россия лидерының Кыргызстанга 12 октябрьдә киләчәге турында хәбәр иткән иде. Шулай ук 13 октябрьдә Бишкәк шәһәрендә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре башлыклары саммиты планлаштырылган.