Россия парламентының Түбән палатасына эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турындагы закон проектын карауга керттеләр.
«Иминият пенсиясе ала торган эшләүчеләрнең уртача пенсиясе 1572 сумга арта һәм <...> 22 605 сум тәшкил итәчәк, картлык буенча иминият пенсиясе алучы эшләми торган кешеләрнең пенсиясе 1631 сумга арта һәм <...> 23 449 сум була», диелгән Дәүләт Думасы электрон базасындагы проект текстында.
«Татар-информ» эшләмәүче пенсионерларга түләүләрне 7,5 процентка индексациялиләр дип хәбәр иткән иде.
Искәртик, 2023 елның май ахырында Россия Президенты Владимир Путин кайбер пенсияләрне гариза язмыйча билгеләү турындагы законны имзалады.