Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5нче утырышын уздыру кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Әфганстан эчке эшләр министры вазифасын башкаручы Амир-Хан Моттаки очрашуы булды.
Казан Кремлендә дәүләт эшлеклеләре Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында багланышлар мәсьәләләре, шулай ук гуманитар мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышты.