Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасын 4:2 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Уен 22 сентябрь 75 яшендә вафат булган «Ак Барс» хоккей клубының техник директоры, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Игорь Смирновны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Аны бүген иртә белән «Татнефть Арена» боз сарае яныннан соңгы юлга озаттылар.
Бүген Казан командасы уенчылары киеменә 43 саны һәм кул сурәтләнгән билге тегелгән иде. Бу билге «Ак Барс»та 43 ел хезмәт иткән Игорь Смирновның һәр уен ахырында хоккейчылар белән кул бирешен аңлата.
Беренче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев исәпне ачты (1:0).
Икенче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров гол кертте (2:0). Унынчы минутта Илья Сафонов Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (3:0).
Өченче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыгы вакытында, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Вячеслав Лещенко гол кертте (3:1). Голга китергән нәтиҗәле пасны аңа узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган Казан хоккей мәктәбе шәкерте Динар Хафизуллин бирде. Дүртенче минутта, «Ак Барс»ның чираттагы азчылыгы вакытында, Динар Хафизуллин үзе дә гол кертте (3:2).
Уналтынчы минутта «Ак Барс»ның унтугыз яшьлек сакчысы Никита Евсеев алканы Уфа командасы капкасына кертте (4:2). Период ахырында «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: Тимур Билалов урынына бозга Артур Әхтәмов чыкты.
Әлеге ике яшел формалы команда бу сезонда инде очрашкан иде, 14 сентябрь көнне «Салават Юлаев» «Ак Барс»ны 3:2 исәбенә җиңде, бүген Казан командасы икенче «Яшел дерби»дә реванш алды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
«Салават Юлаев»
«Ак Барс»ның киләсе уены Минск шәһәрендә узачак. «Динамо Минск» командасына каршы матч 26 сентябрьдә 19:10 башлана.