Татарстан укучылары Гимран Абдуллин һәм Валерий Родионов Венгриядә узучы IOI-2023 информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гимран Абдуллин – Казанның 2нче лицей-интернат укучысы, Валерий Родионов – Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее укучысы.
Татарстанлылар белән бергә ике Мәскәү укучысы да алтын медальгә ия булды: 2086нчы мәктәптән Иван Пискарев һәм В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан Антон Степанов.
Информатика буенча Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 28 августта старт алды һәм иртәгә, 4 сентябрьдә тәмамланачак. Ул үз эченә 2 турны ала, һәркайсына 5 сәгать вакыт бүлеп бирелә (Бу вакыт эчендә 3 алгоритмик мәсьәләне чишәргә һәм программалаштырырга кирәк).