Нефть һәм газ сәнәгате Россия икътисадында аерым урын алып тора һәм күп яктан илнең үсешен һәм мөһим социаль бурычларны хәл итүне билгели. Бу хакта Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан телеграммада белдергән.
«Сезнең авыр хезмәт, профессиональлек, җаваплылык, үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз аркасында предприятие һәм заводлар, транспорт, авыл хуҗалыгының өзлексез эшләве тәэмин ителә», — дигән Премьер.
Мишустин ассызыклаганча, санкцияләргә карамастан, вакыт таләпләренә тармак нәтиҗәле җавап бирә, россиялеләрнең муллыгын үстерүче масштаблы проектлар тормышка ашырыла.
Компанияләр перспективалы ятмалар үзләштерүне дәвам итә, шул исәптән Арктика һәм континенталь шельфта да, яңа логистик чылбырлар барлыкка килә, нефть эшкәртү заводлары модернизацияләнә. Президент Владимир Путин кушуы буенча социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртә Мишустин.
«Чималны рациональ чыгару һәм эшкәртү, экологик куркынычсызлыкны арттыру өчен күп эшләнә», — диелә Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән телеграммада.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 3 сентябрьгә туры килә. Элегрәк һөнәри бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлаган иде.